14 февральдән 24енә кадәр Зәй каласында имамнарның белем дәрәҗәсен күтәрү курслары булып узды. Аны районның мөхтәсибәте әһелләре оештырды. Дәресләрне имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов алып барды. Программада дини дәресләрдән тыш, дөньяви фәннәр дә керде. Шулай ук хакимияттән, салым оешмаларыннан чакырылган белгечләр, юристлар катнашты. Курсларга килгән имамнар район үзәгендә яшәп белемнәрен күтәргәнлектән, үзара бер-берсе белән якыннан таныштылар һәм аралаштылар.