Флера Зыятдинова вафат булды

Танылган җәмәгать эшлеклесе 65 нче яше белән барганда якты дөнья белән хушлашты. Танылган җәмәгать эшлеклесе, педагог, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад

БӘЙЛЕ
2011 Мар 02

Танылган җәмәгать эшлеклесе 65 нче яше белән барганда якты дөнья белән хушлашты.

Танылган җәмәгать эшлеклесе, педагог, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире Флера Газиз кызы Зыятдинова 65 нче яшендә якты дөнья белән хушлашты.

Флера Газиз кызының бөтен биографиясе туган Татарстаны белән аерылгысыз төстә бәйләнгән иде. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, ул ВЛКСМның Казан шәһәре Ленин районы комитеты секретаре, инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, КПССның Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре комитеты секретаре булып эшли. Флера Зыятдинова укытучыларның белемен камилләштерү инстиутында (биредә ул иҗтимагый фәннәр кафедрасын җитәкли) Татарстан һәм Россия төбәкләре педагоглары белән эшләп, республика мәгариф системасын үстерүгә күп көч һәм энергиясен сарыф итә.

Тышкы икътисади элемтәләр министры урынбасары һәм Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары буларак, Флера Зыятдинова Татарстанның якын һәм ерак чит илләр белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрен үстерүгә, республикабызның абруен арттыруга саллы өлеш кертә. 1999 елда Флера Зыятдинова Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.

Флера Газиз кызы тормышының барлык этапларында үзен энергиясе ташып торган, максатка омтылышлы һәм ярдәмчел кеше, белемле җитәкче итеп таныта. Ул эшеннән аерылмыйча гына кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Дипломатик академияне тәмамлый. Халыкара парламент берлегенең хатын-кызлар проблемалары буенча координация советына сайлана. Социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка мәсьәләләр белән актив шөгыльләнә.

2004 елда Флера Газиз кызы Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Ул үз сайлаучыларының проблемаларын актив рәвештә хәл итә, уку йортлары, балалар йортлары һәм интернатлар, күп балалы гаиләләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә.

Соңгы елларда Флера Газиз кызы Казан дәүләт финанс-икътисад институтында фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире булып эшләде. Ул Диссертацияләр яклау советы рәисе буларак, үзенең фәнни мөмкинлеген фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә актив файдаланды.

Флера Газиз кызы Зыятдинова II һәм I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Флера Газиз кызының вакытсыз үлеме — аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, республикабызның киң җәмәгатьчелеге өчен дә зур югалту. Флера Зыятдинованың якты истәлеге аны белгән барлык кешеләрнең күңелендә мәңге сакланыр, диелә Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Юрий Камалтынов, Равил Моратов, Тимур Акулов, Илсур Метшин, Айдар Метшин, Илшат Гафуров, Шамил Вәлитов кул куйган кайгынамәдә, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе