Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, Татарстан ягыннан ТР

БӘЙЛЕ
2011 Мар 01

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, Татарстан ягыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Акынтыны сәламләде һәм аны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасына билгеләнүе белән котлады. Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасын күптәнге җылы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде ул.

ТР Президенты фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек соңгы елларда Россия Федерациясе белән Төркия арасындагы динамик үсеш алучы мөнәсәбәтләрне ныгытуда өлеш кертә. Татарстан Төркия белән икътисад өлкәсендә ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр төзегән Россия төбәкләренең берсе, дип искәртте ул.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан башкаласында сигезенче Генераль консул булуыма шатмын дип белдерде. Аның белдерүенчә, бу вазифаны элек биләгән затлар карьера баскычыннан шактый югары күтәрелгән. Казан киләчәктә карьера ясау өчен мөһим урын булып тора, диде Әхмәт Акынты әфәнде.

Әхмәт Акынты ТР Хөкүмәте әгъзалары белән төрле очрашулар үткәрүе һәм аларның ярдәменә ышана алуын белдерде. Төркиянең Казандагы Генераль консулы, бүген Төркия — социаль-икътисади хезмәттәшлекнең күп кенә юнәлешләрендә Россиянең мөһим партнерларының берсе, дип искәртте. Ул март уртасында Төркия Республикасы делегациясе белән Төркия Республикасы Премьер-министры Эрдоган әфәнденең Россия Федерациясенә визиты көтелә, дип белдерде.

Әхмәт Акынты белән Рөстәм Миңнеханов бу очрашуда Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиянең 11 нче утырышын үткәрү буенча фикерләште. Бу чара 2-3 мартта узачак, анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Сечин һәм Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йолдыз катнашачак.

Әхмәт Акынты фикеренә караганда, бу чаралар хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлеге бирә, Россия белән Төркия, шулай ук Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле һәм иҗтимагый даирәләре арасындагы элемтәләрне ныгытачак.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы май ахырында Төркиядә бөек татар шагыйре Тукайга багышланган чаралар узачак дип белдерде. Моннан тыш, Сабантуй үткәреләчәк, Төркиянең 15 төбәгендә концертлар планлаштырылган.

Татарстан Президенты очрашуга нәтиҗә ясап, Татарстан белән Төркия Республикасы вәкилләре арасында фән һәм мәдәният, икътисад, төзелеш, энергетика, сәүдә өлкәләрендә элемтәләрне җайга салу каралганын әйтте, Әхмәт Акынты әфәндегә яңа эшендә уңышлар теләде һәм Татарстан җитәкчелеге Казандагы Генераль Консуллыкка һәрвакыт ярдәм итәчәк, дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе