Әхмәт Халиков «Инфо Ислам» мәгълүмати агентлыкның баш мөхәррире итеп билгеләнде

Әхмәт Халиков 1 марттан «Инфо Ислам» мәгълүмати агентлыкның баш мөхәррире вазифаларына кереште. Ул шулай ук «Ислам info» Медиа төркеме ҖЧШ генераль директорының мәгълүмати

БӘЙЛЕ
2011 Мар 01

Әхмәт Халиков 1 марттан «Инфо Ислам» мәгълүмати агентлыкның баш мөхәррире вазифаларына кереште. Ул шулай ук «Ислам info» Медиа төркеме ҖЧШ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары итеп тә билгеләнде.

Әхмәт Халиков соңгы 5 ел эчендә ТҖ МДНнең Матбугат хезмәтен (2011 елның 28 февраленә кадәр) җитәкләде, Татарстан һәм Россия журналистлары даирәсенә яхшы таныш кеше. Ул Татарстан мөселманнары гаммәви мәгълүмат чараларының (ГМЧ) башлангыч чорында аларга төрлечә булышты, ислами ГМЧның 3 фестивален үткәрүнең оештыру комитетына керде. Татарстан Журналистлары Берлеге әгъзасы. Ул «Роскомсвязьнадзор»ның Татарстандагы Иҗтимагый советы утырышларында катнашты.

Ике дини һәм бер дөньяви югары белеме бар. Ул ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен, Россия Ислам университетының Шәригать факультетын, Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм социология факультетын тәмамлады.

«Ислам info» ҖЧШ «Медиа төркеме»нә «Ислам info» һәм «Восточный маркет» җәридәләре (газеталары), «Инфо ислам», «Татар Ислам» мәгълүмати агентлыклары керә. Илдар Баязитов «Ислам info» Медиа төркеменең Генераль директоры һәм аңа керүче ГМЧны оештыручы булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе