«Мөхәммәд Пәйгамбәр — ике дөнья рәхмәте» Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды

«Мөхәммәд Пәйгамбәр — ике дөнья рәхмәте» Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Аны Россия Мөфтиләр Шурасының Социаль-хәйрия һәм

БӘЙЛЕ
2011 Фев 28

«Мөхәммәд Пәйгамбәр — ике дөнья рәхмәте» Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Аны Россия Мөфтиләр Шурасының Социаль-хәйрия һәм рухи-мәгърифәтчелек департаменты оештырган иде.

Шигъри бәйгедә җиңүчеләрне Россия Мөфтиләр Шурасының конференция залында котладылар. Әлеге тантаналы чарада мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин да катнашты, дип хәбәр итә Мөфтиләр советы сайты.

Быел конкурска 89 эш, шул исәптән 11 татарча әсәр килгән. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара: агымдагы елда Вологда, Саратов, Төмән, Оренбург өлкәләре, Пермь һәм Приморье крайлары, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шулай ук Мәскәү, Татарстан, Башкортостан һәм Төньяк Кавказ Республикалары активлык күрсәткән.

Мәртәбәле жюри беренче урынны «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең балачагыннан бер көн» поэмасы өчен Мәскәүдән Тимур Зөлфикаровка биргән. Икенче һәм өченче урыннарны Төмән өлкәсеннән Илдар Әхәтов һәм Мәскәүдән Наилә Шахмәмәтова бүлеште.

Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкиле дә бар. «Татар телендәге иң яхшы шигырь» номинациясендә «Сәхабәләр килгән Болгарга» әсәре белән Татарстанның Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан Равил Сәйфетдинов җиңү яулады. Ул 2005 елдан бирле Мулла Иле авылы имам-хатыйбы вазифаларын башкара.

Чыганак: «Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе