Үзәк Флорида Университетының Мөселман студентлары берлеге (МСБ) Мәүлет ае уңаеннан, «Җиһад нәрсә ул?» дигән темага чара оештырды. Анда төп доклад белән «Әл-Мәгъриб» институтының ислам фәннәре мөгаллиме һәм МСБнең элекке президенты Али Шехата чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, җиһад дөрес аңлатылмаучы сүзләрнең берсе булып тора.
«Бу сүзнең лингвистик мәгънәсе -омтылу, тырышлык кую, нәрсә белән булса да шөгыльләнүне аңлата»,-ди Али Шехата.
Аның фикеренчә, исламны ялгыш аңлату беренчел чыганакларны дөрес кулланмаудан, комплекслы белем җитмәүдән, кире кагылган яисә кабул ителмәгән чыганакларны файдаланудан килә, дип яза abna.ir агентлыгы.