Татарстан Республикасы делегациясенең Кувәйтка визитында Меморандумга кул куелды.
Делегацияне Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева житәкли.
23 февральдә Зилә Вәлиева белән Кувәйт Вакыфлар һәм ислам эшләре министрының беренче урынбасары Гадел Абдуллах Әл-Фәлахның хезмәттәшлек буенча фикер алышу уңаеннан очрашуында, мәдәни хезмәттәшлек халыклар арасындагы үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуның мөһим билгесе булып тора, халыкара өлкәдә ике якның да мәдәниятен баетуга һәм дуслыгын ныгытуга хезмәт итә, дип билгеләп үтелде.
Ике як та Кувәйт дәүләте һәм Татарстан Җөмһүрияте халыклары мәдәнияте белән танышу өчен кирәкле чаралар үткәрү зарурлыгын раслады.
Чыганак: "Татар-информ"