Алдан алынган мәгълүматларга караганда, республикага 63 нефтьче гаиләсе белән әйләнеп кайта.
Ливиядән эвакуацияләнгән нефтьчеләр — Ватанда. Бүген «Ил-76» очкычы Ливия аэропортыннан Мәскәү вакыты белән 6.10 сәгатьтә аларны Мәскәүгә кайтарган иде. 12.30 сәгатьтә «Як-42» очкычы Мәскәүнең «Домодедово» аэропортыннан «Бигеш»кә юл алыр дип көтелә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, республикага 63 нефтьче үзенең гаиләсе белән әйләнеп кайта. Аннары күпчелек белгечне — Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Камадан Ливиягә барып эшләгәннәрне шушы аэропортта төшереп, калган 13 нефтьчене шушы очкыч Казанга кайтара, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оператив штабы. Штабта "кайнар линия» телефоны эшли: аның телефоны -(843)292-64-09.
Чыганак: "Татар-информ: