Бүген Кремльдә Россия Президенты Д. Медведев Төньяк Кавказның һәлак булган 4 мөселман эшлеклесе гаиләсе әгъзаларына дәүләтнең «Батырлык» орденнарын тапшырды, дип хәбәр итте РФ Президенты администрациясе IslamNews агентлыгы хәбәрчесенә.
Бу югары дәрәҗәле бүләккә Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачев, Губден авылы мәчете имамы Нурмөхәммәд Гаҗиморадов, Дагыстан мөфтие урынбасары Курамөхәммәд Рамазанов һәм шул ук җөмһүриятнең Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Әхмәт Тагаев лаек дип табылган иде.