Татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Яһүдә кызы Кудашеваның истәлеген Башкортстан җирлегендә мәңгеләштерү буенча хөкүмәт карары дөнья күрде. Ул байтак чараларны үз эченә ала.
Мәгълүм ки, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов узган елның 15 декабрендә, ягъни Ф. Кудашеваның туган көнендә, аның истәлеген мәңгеләштерү чаралары хакында фәрманны имзалаган иде. Ул фәрманга ярашлы рәвештә Башкортстан хөкүмәтенә байтак бурычлар йөкләнде. Бүген хөкүмәт кабул иткән карарда тәгаен эшләр башлау хакында бәян ителә. Мисал өчен, Нефтекама шәһәрендә даими оештырылучы «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйрәменә Фәридә Кудашева исеме биреләчәк. Шулай ук Фәридә Кудашева җырларыннан һәм аның хакында әзерләнгән радио һәм телевидение тапшыруларыннан аудио һәм видеоархив тупланачак. Мәшһүр җырчыбыз турында документаль фильм төшереләчәк. Фәридә Кудашева туган Келәш авылында аның йорт-музее төзеләчәк. Уфада бөек җырчыбыз соңгы елларда яшәгән йорт диварына истәлек тактасын беркетү хакында да әйтелә хөкүмәт карарында.
Уфадагы бер урамга Фәридә Кудашева исеме дә биреләчәк. Шулай ук җырчыбызның туган ягы Чишмә районы үзәге Чишмә бистәсендәге бер урамга да Фәридә Кудашева исеме кушылачак. Атаклы шәхесебез белән бәйле булган урыннарны тәртипкә китерү дә каралган бу карарда.
«Башкортстан татарлары» берлегенә керүче оешмалар вәкилләре республика хакимиятләренең Фәридә Кудашева истәлеген мәңгеләштерү тәңгәлендә башкарылачак эшләрне озакка сузмыйча башлавын мактауга лаек гамәл дип бәяләде. Берлек рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, Фәридә Кудашева кебек бөек талантлар йөз елга бер туа. «Татар халкын данлаган асыл милләттәшебез бихисап хөрмәткә лаек», — диде Р. Бигнов.
Чыганак: "Татар-информ"