“Идел-хаҗ”һәм ТҖ МДН хаҗ-операторын аккредитацияләү буенча килешү төзеделәр

2011 елның 14 февралендә «Идел-Хаҗ» Төбәкара Хаҗ үзәге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хаҗ-операторын аккредитацияләү буенча килешү

БӘЙЛЕ
2011 Фев 18

2011 елның 14 февралендә «Идел-Хаҗ» Төбәкара Хаҗ үзәге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хаҗ-операторын аккредитацияләү буенча килешү төзеделәр. Республика мөселманнарының изге җирләргә хаҗ сәфәре кылуын оештыруны яхшырту максатыннан, 2011 елда Хаҗ һәм Гомрәгә җибәрү буенча туроператор сыйфатында «Идел-Хаҗ» ТХҮ билгеләнде.

Килешүдә шәрехләнгәнчә, «әлеге компаниянең РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча советында, Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгында, Корольлекнең Мәскәүдәге илчелегендә теркәлүен исәпкә алып, «Идел-Хаҗ»га хаҗны Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча советы таләпләренә туры китереп оештыруны йөкләргә» .

ТҖ МДН исә үз чиратында мөхтәсибләр эшенең координаторы санала һәм кешеләрне хаҗ кылырга чакыручы булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе