Милли музейда Һади Такташка багышланган “Киләчәккә хатлар” кичәсе узачак

25 февраль көнне 14 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда татар шагыйре Һади Такташның 110 еллыгына багышланган әдәби салон утырышы узачак. Кичә «Киләчәккә хатлар» дип атала. Татар

БӘЙЛЕ
2011 Фев 17

25 февраль көнне 14 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда татар шагыйре Һади Такташның 110 еллыгына багышланган әдәби салон утырышы узачак. Кичә «Киләчәккә хатлар» дип атала.

Татар халкының яраткан шагыйре Һади Такташ 1901 елда туа. Казанга ул 1922 елда килә. Шунда ук Г.Камал, К.Нәҗми, Г.Кутуй һәм башка татар әдипләре белән дуслаша, аралаша башлый. Шагыйрь «Чаян», «Азат халык», «Авыл яшьләре» журналлары, «Кызыл Татарстан» гәзитләрендә эшли башлый. Татар әдәбиятына Такташ «Киләчәккә хатлар», «Мокамай», «Сыркыды авылы», «Җир уллары» шигъри трагедиясе һәм башка — ул яшәгән чорны сурәтләгән әсәрләре белән кереп кала.

Казанда аның хисләргә, уй-кичерешләргә бай «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» лирик шигырьләре дөнья күрә. 1927 елда аның беренче шигъри җыентыгы «Җир уллары» басылып чыга. Татар драма театры сәхнәсендә «Камил», «Югалтылган матурлык» пьесалары сәхнәләштерелә. 1930 елда Такташ «Киләчәккә хатлар» поэмасын яза башлый, әмма әлеге әсәр төгәлләнмичә кала.

Милли музей фондларында шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм архивындагы материаллар — әдәби әсәрләр кулъязмалары, фотолар, хатлар саклана.

Әдәби салон кунаклары Һади Такташ иҗатын өйрәнүчеләр, Һ.Такташ премиясе лауреатлары, аның туганнары, шигъриятен сөючеләр — Р.Вәлиев, А.Ш.Зыятдинов, Ф.Г.Галимуллин, С.Г. Гәрәева, Л.Г. Шакирҗан, Р.И.Такташ, М.Г.Әхмәтов һәм башкалар булачак, дип хәбәр итә Милли музей хезмәткәрләре.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе