ТР Мөселманнары Диния нәзарәте зыялылар, яшьләр, иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлекне көчәйтергә җыена. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында журналистлар белән очрашуда Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнешләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин катнашты.
Билгеле булганча, ТР Мөселманнары Диния нәзарәтен дистә елдан артык җитәкләгән мөфти Госман хәзрәт Исхакый 13 гыйнварда бу вазифадан китте. Чираттан тыш корылтайга кадәр рәис вазифаларын башкару Илдус хәзрәт Фәизгә йөкләнде. Соңгы бер айда республика мөселманнары арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә республика мөселманнарының рухи лидеры булырга сәләтле кандидатлар, шулай ук Татарстанда Ислам, Диния нәзарәтенең алга таба үсешенә кагылышлы фикер алышулар бара. Бүгенге матбугат очрашуы җәмәгатьчелекне кызыксындырган күпчелек сорауларга ачыклык кертү максатыннан оештырылган иде. Очрашуның темасы ТР Мөселманнары Диния нәзарәтендә үзгәртеп корулар, якын киләчәктәге перспективалар һәм нәзарәтнең дәүләт хакимияте белән үзара бәйләнешләренә кагылышлы иде.
Илдус хәзрәт Фәиз белдерүенчә, Диния нәзарәтен үзгәртеп корулар дигәндә, структур яки кадрлар үзгәреше күздә тотылмый. Сүз эшчәнлек юнәлешләрен тәгаенләү һәм көчәйтү хакында бара. «Үзгәрешләр дигәндә нәзарәтнең, аңа караган барлык структураларның һәм мәхәлләләрнең эшен Уставка тиңләштерү күздә тотыла. Шуңа исәпләнгән план инде бар. Аның үзәгендә дини белем бирү системасын камилләштерү һәм мәдрәсә мөгаллимнәре, мәхәллә имамнарының квалификациясен күтәрү тора», — ди ул.
Фәиз сүзләренә караганда, бүген әле ниндидер омтылышлар булса да, имамнарны анык билгеләнгән аттестацияләү тәртибе юк. «Аларның белеменә, мәгълүматлы булуына карап аттестация уздырылачак, шуның нигезендә шәһадәтнамә биреләчәк», — ди Илдус хәзрәт. Аның ассызыклавынча, республикада дини белем бирүнең бердәм системасын булдыру төп максат. Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы белдергәнчә, бүген һәр мәдрәсә үзен югары уку йорты дип саный, төп проблема да шунда. Хәтта дини якшәмбе мәктәпләре дә кайвакыт мәдрәсә дәрәҗәсендә белем бирә. «Якшәмбе мәктәпләре мәдрәсәләр өчен, ә урта мәдрәсәләр югары дини уку йортлары, ягъни Россия ислам институты өчен студентлар әзерләргә тиеш», -дип ассызыклый Илдус хәзрәт.
Нәзарәт эшчәнлегендә икенче төп юнәлеш- татар зыялылары, гомумән, Татарстан зыялыларны белән элемтәләрне көчәйтү булачак. Бүгенгә әле Диния нәзарәте, дин әһелләре, дини структуралар белән зыялылар икесе ике ярда тора. Чираттагы юнәлеш — нәзарәт, барлык дини структуралар, мәдрәсәләр, мәхәлләләрнең эшчәнлеген Устав таләпләренә туры китерү. Илдус хәзрәт Фәиз ассызыклаганча, аларның барысында да эшчәнлек Әбу Хәнифә мәзһәбенә нигезләнеп алып барылырга тиеш.
Илдус хәзрәт нәзарәтнең яшьләр белән эшчәнлектә, дәгъватта артта калганлыгын искәртә. Югыйсә нәзарәттә андый бүлекләр инде эшләп килә. «Дәгъват һәм яшьләр белән эшләү бүлекләренең эшчәнлеген көчәйтергә, студентларны ныграк җәлеп итәргә җыенабыз», — ди хәзрәт. Аның белдерүенчә, республикада эшләүче иҗтимагый оешмалар, беренче чиратта, Бөтендөнья татар конгрессы белән эшчәнлекне көчәйтү дә мөһим. «Җәмгыятьнең рухи үсеше өчен нәтиҗәле эшләү өчен традицион асылыбызга, рухи мирасыбызга кайтырга кирәк», — дип искәртә ул.
Нәзарәттә дәүләт структуралары, дәүләт уку йортлары белән дә тыгыз хезмәттәшлек юнәлешләре булдырылачак. Ләкин бу дәүләт Диния Нәзарәте эшчәнлегенә кысыла дигән сүз түгел, ди Илдус хәзрәт.
ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең киләчәккә билгеләнгән эш юнәлешендә тагын бер пункт итеп авыл җирләрендә эшләүче имамнар һәм авыл яшьләре белән эшне көчәйтү куелган. «Бүген авылларда мәчетләр күп, ләкин аларның күбесе атнага яки айга бер тапкыр, кайберләре елга бер-ике тапкыр гына олы дини бәйрәмнәрдә ишекләрен ача. Күп кенә авыл мәхәлләләре Диния нәзарәте игътибар үзәгеннән читтә кала килә», -дип аңлатты моны рәис вазифаларны башкаручы. Ул шулай ук республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда традицион юнәлештәге дини әдәбият тәкъдим ителә торган китапханәлә системасы булдырылачагын хәбәр итте. «Татар-информ».