ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз фикеренчә, Хөкүмәт структуралары тарафыннан бернинди басым юк
«Бүген дәүләт Диния нәзарәте эшенә кысыла, эшчәнлеккә комачаулый дигән кайбер фикерләр очрый башлады. Бу һич дөрес түгел. Хөкүмәт структуралары тарафыннан бернинди басым юк». Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бәяләү өчен, вәзгыятькә реаль карарга кирәк. «Бүген Татарстанда 1300 дән артык мәчет эшли. Аларның берсендә дә дини йолаларны тыю юк. Мәдрәсәләрнең берсендә дә Исламга каршы эш алып барылмады, Исламны каралтырга теләгән белемнәр бирелми. Хәзер республикада «Хәләл» системасы кебек мөселман икътисади инфраструктурасы төзелә. Биредә дә мөселманнарның хокукларын кысу юк. Әгәр бу сүзләрне кемнәрдер кузгата икән, мөселманнарга үзләрен ачарга мөмкинлек бирмиләр дип расларга тырыша икән, монда дөреслек юк. Моны сөйләүчеләр шул рәвешле үзләренең сәяси амбицияләрен күрсәтергә тели», -дип исәпли Илдус хәзрәт.
Матбугат очрашуында катнашкан ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнешләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да бу фикерне куәтләде. «Без дин әһелләре эшләренә кысылырга ниятләмибез. Ил Конституциясе нигезендә, дин дәүләттән аерылган. Канундагы бу маддәне бозарга хакыбыз юк. Шул ук вакытта без бер җәмгыятьтә яшибез һәм уртак проблемалар белән очрашабыз. Шул шартларда, дин әһелләре дә, дәүләт тә җәмгыятьне борчыган уртак мәсьәләләргә бергәләп чишелеш эзләргә тиеш»,- дип ассызыклады ул.
ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттан тыш корылтаенда Уставка үзгәрешләр каралырга мөмкин. Төп документка кертелә торган үзгәрешләр арасында Диния нәзарәте рәисенең вазифаларын дүртәр елдан торган ике срок белән чикләү мәсьәләсе дә булмасмы? Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизгә бирелгән сорауларның берсе шул иде.
Илдус хәзрәт белдерүенчә, бу тәкъдим кергәндә, аның язмышын бары мөселманнар корылтае гына хәл итә ала. Шулай да ул үзе рәис вәкаләтләрен анык билгеләүгә ике куллап риза булуын белдерә. Аның фикеренчә, хәтта ил Президенты, төбәк җитәкчеләренең дә хакимияттә булу вакыты анык тәгаенләнгән. «Кеше бер урында озаклап утырса, ул аңа күнегә башлый һәм эшнең сыйфаты югала», — дип белдерде ул. "Tatar-inform".