Бүген “Сөләйман” мәчетенә Мансур хәзрәт Җәләлетдин килеп китте

Бүген Татарстан башкаласындагы «Сөләйман» мәчетенә Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендәге делегация килеп китте. Алар

БӘЙЛЕ
2011 Фев 16

Бүген Татарстан башкаласындагы «Сөләйман» мәчетенә Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендәге делегация килеп китте. Алар арасында мөхтәсибнең беренче урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнев, мөхтәсибнең төзелеш эшләре буенча ярдәмчесе Илшат Вафин бар иде.

Мансур хәзрәт бу көннәрдә «Сөләйман»да дини белем алучы сукырлар белән дә очрашып сөйләште. Аларның берничәсе үзләренең дингә килү тарихын бәян кылды. Әйтик, Алабугадан килгән Илгизәр Сибагатов моннан берничә еллар элек үзенең иң якын 5 кешесен югалта. Бу хәлнең ачысы аның тормышына зур йогынты ясый. Җитмәсә, күзләре дә бөтенләй күрми башлый. Ул тирән депрессия кичерә. Узган елда тәүге тапкыр «Сөләйман»га килеп, Брайльчә Коръән укырга өйрәнә. Күптән түгел Илгизәр әфәнде Әнисә исемле хатынга өйләнеп, хәләл җефетле булды. Хәзер исә ул «Сөләйман»да сантехника эшләрен башкара. Боларны ничек инде аңа карата Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте димисең?!

Очрашу вакытында Казан, Махачкала, Татарстан, Башкортстанның төрле районнарыннан булган Әкрам абый Җәләлов, Фәнис остаз Миңгәрәев, Тамерлан Алибәков, Илгизәр Хөсәенов һәм башкалар сүз алып сөйләде. Ул аларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Бер кешенең: «Безгә Коләхмәтев урамында төзеләчәк Тернәкләндерү үзәген салуны бераз тизләтеп булмыймы?»-дигән сорауга, Мансур хәзрәт: «Сез күбрәк догада булыгыз. Сезнең догагыз кабул булучан»,-дип җавап бирде.

Казан мөхтәсибе «Сөләйман»да Брайльчә китап бастыру ысулы белән танышты, сукырларның комьютерны өйрәнү рәвешен карады. Ә бер хезмәткәрнең мәчеттә күп эшләр башкарылып та, бернинди грант бирелмәве турында әйткәч, Мансур хәзрәт бу хакта белмәве һәм киләчәктә әлеге мәсьәләне күтәрәчәге турында әйтте.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Сөләйман»да күзләре күрмәүчеләргә Коръәнне укырга өйрәтү өчен күп эшләр башкарылуы хакында белдерде, аларны «Мәрҗани»гә кунакка чакырды.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе