Арча муниципаль районының үзәк мәчетендә имамнарның чираттагы җыелышы үтте. Аны район Мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде һәм алып барды. Әлеге җыелышның эшендә Татарстан Президенты аппаратының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, мөфти вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».
Җыелышның кунагы мөфти вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз арчалыларны сәламләде һәм үз чыгышында: «Бүген халкыбыз үз асылына кайтып бара. Үзебез тарафыннан халыкның мирасын торгызу юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез. Шулай ук гыйлем алуга да күбрәк басым ясау кирәк, әнә шуны күздә тотып, Россия ислам университеты каршында үзәк төзелеп килә, иншаллаһ, әлеге үзәктә белем дәрәҗәсенә карап курслар оештырылачак», — дип сөйләде һәм мөселманнарны бердәм булырга чакырды.
Раил хәзрәт мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты. «Без җыелышып, киңәшләшеп төрле юнәлештәге эшләр оештырырга тырышабыз. Әлһәмдүлилләһ, актив яшьләребез, аларга үрнәккә актив өлкәннәребез бар. Әйтик, менә ай саен «Арча нуры» дигән газетабыз чыгып килә, бушка таратыла, ул хакта һәрбарчагыз хәбәрдар. Менә төрле бүлекләр — хәзрәтләрне, шәкертләрне, студентларны, хаҗиларны укыту буенча, спорт чаралары үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү, бәйрәмнәр уздыру, зәкәт фонды буенча бүлекләр оештырып җибәрдек, җаваплылар билгеләнде һәм бу бүлекләр ярыйсы гына уңышлы эшләп тә килә.
Шулай ук балаларның җәйге каникуллары вакытында ял лагерьлары оештырыла, бу эш буенча республикада без беренчелектә, бигрәк тә балаларны, яшьләрне кызыксындыру, мәчет-мәдрәсәләребезгә тарту буенча төрле ысуллар уйларга кирәк, бу да бик мөһим. Авылларга чыгып вәгазьләр уку оештырыла, җомгалар тукталган булса, алар яңартылды. Сез дә үз мәхәлләләрегездә авылның актив кешеләре белән җыелып, шундый бүлекләр булдырып, хәлегездән килгәнчә, мөмкинлектән чыгып, шундый эшләр оештырып җибәрегез», — диде ул имамнарга мөрәҗәгать итеп. Шулай ук мәчетләрдә игълан такталары булдыруның да кирәклеге әйтелде. «Мондый җыелып сөйләшүләр бик кирәк, — дип сөйләде Җәлил хәзрәт әлеге гамәлне хуплап.
— Төньяк районнарда, Буада җыелышлар уңышлы гына бара, нәтиҗәләре бар, әмма башка районнарда әле, кызганыч, бу эш аксый. Әмма мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Әйтик, менә сез 70тән артык мәчет бар дидегез, димәк, 70тән артык мәхәллә дигән сүз бу. Ә мин менә әлеге җыелышта 30лап кына имам санадым. Әйе, көннең салкынлыгы белән бәйле проблемалар да бар, анысын да аңлыйбыз, шул ук салкын сәбәпле машина кабынмаса да, барам дип ниятләгән җиреңә бара алмыйсың. Әмма тагын бер тапкыр ассызыклыйм: мондый җыелышлар бик кирәк, имамнарны да бирегә китертү бик мөһим. Төрле-төрле чараларын уйлагыз. Менә, мәсәлән, имамнарга юл чыгымнарын каплау өчен акчалар өләшү, кирәк булса, такси хезмәте дә бар бит. Моны уйлап бетерергә киңәш итәр идем мин», — диде ул үз чиратында мөхтәсибкә мөрәҗәгать итеп.
Әйе, чыннан да, мондый җыелышлар кирәк, аларның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел бит, вәгазьләнү, гыйлем эстәү, аннан соң мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү дә мөһим.
Үткән елның 27 декабрендә Президент аппаратында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе булдырылып, аның җитәкчесе итеп якташыбыз, Арчада туып–үскән Марат Гатин билгеләнде. Имамнар җыелышында аның да катнашуы ямь өстенә ямь булды. «Бүген дин дәүләттән аерылган дисәк тә, төрле социаль афәтләр, шул ук наркомания, эчкечелек һәм башкалар белән көрәшүдә дини берләшмәләрнең дә әһәмияте, ярдәме чиксез. Бергә-бергә кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын», — дип теләде ул.Бу хакта Tatar-inform яза.