18 февральдә, изге җомга көнендә, Казан филармониясенең концертлар залында Пәйгамбәребезнең туган аена багышланган Мәүлет кичәсе була.
Бу бинада мондый бәйрәмнәр үткәрү инде күркәм гадәткә әйләнде. Программада танылган мөселман вәгазьчеләренең чыгышы, Пәйгамбәребезнең изге рухына багышланган салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү, җырлар каралган.
Башлана 18.00 сәгатьтә.