Иртәгә (16 февраль) ТҖ МДНнең конференция залында «Татарстанда ислам яңарышының егерме еллыгы: уңышлар һәм хаталар» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрелә. Әлеге чараның кунагы-тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Бу мәҗлестә мөселманнар өммәтендә барган үзгәрешләр, 20 еллык үсешнең нәтиҗәләре, бүген мөселман татар яшьләре алдында торган бурычлар һәм актуаль мәсьәләләр тикшерелер дип көтелә.
Чараның оештыручысы- ТҖ МДНнең яшьләр эшләре бүлеге базасында хәрәкәт итүче «Алтын Урта» клубы. Алар әлеге чарада Казандагы югары уку йортлары студентлары да катнашыр дигән ышанычта кала. «Түгәрәк өстәл» иртәгә 18 сәгатьтә башлана дип хәбәр итә www.muslem.ru агентлыгы.