Мисырдагы Хәрби шура 6 айдан сайлаулар вәгъдә итә

Кичә Мисырның хәрби җитәкчеләре парламентның 2 палатасы депутатларын өйләренә тараттылар, илнең Конституциясе эшчәнлеген туктаттылар һәм Президент, парламент сайлауларын

БӘЙЛЕ
2011 Фев 14

Кичә Мисырның хәрби җитәкчеләре парламентның 2 палатасы депутатларын өйләренә тараттылар, илнең Конституциясе эшчәнлеген туктаттылар һәм Президент, парламент сайлауларын 6 айдан соң булачак, дип игълан иттеләр.

Кораллы көчләрнең Хәрби советы бу чаралар хакында Хөсни Мөбарәк үз вазифаларын үтәүдән туктаганнан соң, 2 көн узгач хәбәр итте.

Армиянең һәр часте җитәкчеләреннән торган Хәрби шура фельдмаршал Мөхәммәд Хөсәен Тантавины үзенең җитәкчесе итеп раслады.

Хәзерге вакытта Мисырның хакименә әйләнгән 75 яшьлек саклану министры элекке Президентның аркадашы булып тора. Ул АКШның яшерен дипломатик документларында яңалыкларны теләп кабул итмәүче буларак телгә алынган. Хәрби шура ил белән 6 ай җитәкчелек итәчәк. Ул Мисырда күптән түгел Мөбарәк тарафыннан билгеләнгән Министрлар кабинетын саклаячагы турында әйткән. Күпләр илдә тынычлыкны саклау өчен хәрбиләрнең җитәкчелек итүенә каршы түгел.

Мисырлылар Мөбарәкнең 30 еллык идарәсе вакытында репрессия һәм катылык кылган, ришвәтчелек белән шөгыльләнгән полицияне күрә алмыйлар, дип яза thenational.ae агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе