ЕСПА Рәисе Казан Кремлендәге мәчеттә һәм чиркәүдә булды

«Казан Кремлендә мин күргән төрле дин вәкилләренең тату булуы — ул без бөтен җирдә күрергә тиешле нәрсә», — диде ул  «Казан Кремлендә мин күргән

БӘЙЛЕ
2011 Фев 13

«Казан Кремлендә мин күргән төрле дин вәкилләренең тату булуы — ул без бөтен җирдә күрергә тиешле нәрсә», — диде ул

59,88 Kb «Казан Кремлендә мин күргән төрле дин вәкилләренең тату булуы — ул без бөтен җирдә күрергә тиешле нәрсә», — дип белдерде бүген Европа Советы Парламент Ассамблеясе Рәисе Мевлют Чавушоглу Татарстан башкаласының Баш тарих–архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Чит ил кунагы өчен оештырылган экскурсия күптән түгел «Манеж» күргәзмә залында РФ нең беренче Президенты тууына 80 ел тулуга багышланган «Борис Ельцин — яңа Россия башлангычы» фотокүргәзмәсен караудан башланды. Мевлют Чавушоглу ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатуында яңа Россия беренче җитәкчесенең 10 еллык президентлык чорындагы фоторәсемнәр белән танышты.

Фотокүргәзмәдә  Россия беренче Президентының Татарстан Республикасына визитларына аерым стенд багышланган. ЕСПА Рәисе тәкъдим ителгән фотодокументлардан яхшы тәэсирләр алуын белдерде. ЕСПА Рәисе белән Татарстан парламенты башлыгы күргәзмәнең дәрәҗәле кунаклары китабында язу калдырды.

Кол Шәриф мәчетендә кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов һәм республиканың төп мәчете имам–хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов каршы алды. Мәүлет Чавушоглу белән Фәрит Мөхәммәтшин тәржемәчесез аралашты, алар төрек һәм татар телләрендә аңлашты. ЕСПА Рәисе хәзерге вакытта Казанда һәм, гомумән, Татарстанда ничә мәчет эшләве белән кызыксынды. «Башкалада 50 дән артык, ә республикада 1300 тирәсе мәчет эшли», — дип белдерде Рамил хәзрәт. Ул кунакка очрашу истәлеге буларак, Кол Шәриф мәчете рәсеме төшерелгән тәлинкә бүләк итте.

Татарстанның православие чиркәве — Благовещение соборында Европа Советы Парламент Ассамблеясе Рәисен Казан Богородица ирләр монастыре җитәкчесе  игумен Питирим каршы алды. Ул чиркәү төзелү тарихы хакында сөйләде. «Без Рамил хәзрәт белән бик дус, — диде кунакка игумен Питирим. — Бервакытны мәхәллә кешеләре безнең бергә мавыгып сөйләшеп торуыбызны күреп шаккатты». Чавушоглу: «Алла — бер, ә мәчет һәм чиркәү — аның йортлары», — дип фәлсәфәи билгеләп үтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе