Болгарда исламны рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә быелның язында Истәлек билгесен тәкъдим

922 елның 21 маенда Болгарда ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе рәвешенә китерелгән мәчет бинасы тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта аның

БӘЙЛЕ
2011 Фев 11

922 елның 21 маенда Болгарда ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе рәвешенә китерелгән мәчет бинасы тәкъдим ителәчәк.

Хәзерге вакытта аның тимер гөмбәзе монтажлана, ә эчке эшләре бераз соңрак башкарылыр дип көтелә.

Бу хакта «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе, әлеге проектның авторы һәм инвесторы Илдар Галәветдинов матбугат конференциясендә белдерде. Аның сүзләренчә, борынгы Болгар бинасы рәвешендә салынган бу корылманың беренче каты үзәгендә Коръән китабы урнашачак. Цоколь катында исә 400 урынга исәпләнгән мирасханә-күргәзмә комплексы булачак.

Трансформер залында күргәзмәләр, очрашулар, конференцияләр үтәчәк. Күргәзмәнең экспозициясендә борынгы материаллар хәзерге заман технологияләре белән бергә үрелеп барачак. Боларның һәммәсе дә бу үзәктә мәгариф эшчәнлеген алып барырга һәм тамаша кылырга килгән кешеләргә уңайлы рәвештә аларга якынча 922 елның 21 маенда борынгы Болгарда ислам динен кабул итү турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе