Бүген «Сөләйман» мәчетенә Марат Гатин килде

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин килде. Аңа бу

БӘЙЛЕ
2011 Фев 10

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин килде. Аңа бу гыйбадәтханәнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов иман йортында алып барылган эшләр хакында сөйләде.

Мәчеттә күзләре күрмәүчеләр өчен Брайльчә дини китаплар нәшер ителә. Шулай ук «Ислам info» газетасы басылып чыга, татар һәм рус телләрендә сайтлар эшләп килә. Соңгы вакытларда «Восточный маркет» дигән реклама газетасы нәшер ителүгә әзерләнә. Аннан кергән акча сукырларны укытуга тотылачак, Аллаһы боерса.

Президент администрациясеннән килгән кунак боларның һәммәсен дә зур игътибар белән тыңлады. Аңа бигрәк тә чираттагы сукырлар курсында укучылар белән аралашу хуш килгәндер, дип уйлыйм.

Әйтик, бу курсларга тәүге тапкыр килгән Алабуга кешесе Гелүс Мифтахетдинов, Дагыстан вәкиле Тамерлан Алибәков, Казаннан Әкрам абый Җәләлов һәм башкалар үзләренең мөселман булып китү кыйссаларын дулкынландыргыч итеп сөйләделәр. Ә менә Арчадан килгән Илгизәр Хөсәеновны тыныч кына тыңлап булмады. Үзе кебек үк күзе күрми торган бер танышы булган аның. Салу белән мавыккан ул кеше. «Бер үкенечем калды: шул кешене тәки «Сөләйман»га алып килеп булмады. Вафат булды ул. Вакытында бу мәчеткә алып килгән булсам, бәлки исән дә калган булыр иде»,-диде И. Хөсәенов.

Марат Гатин «Сөләйман» мәчете әһелләреннән финанс мәсьәләләрен ничек чишүләре белән дә кызыксынды. Дөресен генә әйткәндә, әлеге гыйбадәтханәгә дәүләтнең бернинди ярдәме дә юк. Моннан бер ел элек сукырлар укый торган мәчеткә грантлар килүне дә туктаттылар.

Президентның дин буенча вәкиле сөләйманлыларга кулдан килгәнчә булышырга вәгъдә итте.

Марат Илшат улы соңыннан Серов урамында күзләре күрмәүчеләр өчен төзелүче тернәкләндерү үзәген карады. Мәчет имамының төзелеш буенча урынбасары Равил Мөхәммәтҗанов Президент вәкилен тернәкләндерү үзәгендәге эшләрнең торышы белән таныштырды.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе