Согуд Гарәбстанының дин башлыгы режимга каршы инкыйлаб кылу исламны бүлүгә юнәлдерелгән хәрәкәт булуы турында әйтте.
«Бу тәртипсез хәрәкәтләр исламның дошманнары һәм аларга хезмәт итүчеләр тарафыннан
кылына»,-диде С. Гарәбстаны баш мөфтие Абдул Азиз бин Абдулла әл-Шәех.
Мисырда, Туниста ярлылык һәм эшсезлек нәтиҗәсендә килеп чыккан ризасызлык мөселман илләренең икътисадына суга, аларны артта калдыра, дигән ул.
Мисыр Президенты Х. Мөбарәк белән телефоннан сөйләшкәндә С. Гарәбстаны Короле Абдулла Президентны яклавы, илнең тотрыклыгына зыян салучыларны тәнкыйтьләве хакында белдерде.