Узган пәнҗешәмбедә ун меңнәрчә демонстрант Йәмәннең берничә районында һәм шәһәрендә Президент Али Абдулла Салихка каршы чыгыш ясады.
Ул районнардагы ризасызлык Президентның халык тарафыннан үзенә китәргә дигән таләбен йомшарту омтылышы ясагач янәдән кабынып китте. Салих чәршәмбедә 2013 елдагы сайлауда катнашмаячагы, үз улына хакимиятне тапшырмаячагы турында белдерсә дә, әлеге сүзләр уңыш китермәде.
Хөкүмәткә каршы көчләр Салихка ышанмаулары, аның кичекмәстән китәргә тиешлеге турында әйттеләр. «30 еллык вәгъдә һәм 30 еллык ялган»-плакатларда шулай дип язылган иде.
Мөхәммәд әл-Сабриның сүзләренчә, тыныч шартларда баручы ризасызлык белдерү киләсе 3 ай буена дәвам итәчәк, дип язды arabnews.com.