Кичә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Нурлат районында булды. Ул анда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат каласы башлыгы Наил Шәрәпов белән очрашты, биредә бу төбәктәге мөселманнар тормышы мәсьәләләре тикшерелде.
Аннары Җәлил хәзрәт Циолковский урамындагы мәчеттә 3 сәгатькә сузылган вәгазь сөйләде. Аңа имамнар, укытучылар чакырылган иде. Чыгышлар тәмамлангач, Җәлил хәзрәт күп санлы сорауларга җаваплар бирде, дип хәбәр итте muslem.ru.