«Татарстан Тышкы эшләр министрлыгыннан мөрәҗәгать килде, анда куркынычсызлык чараларын арттыру турында әйтелә. Һәр мәчеттә каравылчыларның саны икеләтә күбәячәк»,-дип сөйләгән «Комсомольcкая правда» газетасы хәбәрчесенә «Мәрҗани» мәчете имам хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Шулай ук җомга намазлары вакытында «Ислам террорчылыкка каршы» дигән темага вәгазьләр сөйләнәчәк. Ә мәхәллә халкын мәчеттә яисә гыйбадәтханә янында калдырган әйберләргә саграк якын килергә сораганнар.