Президент Хөсни Мөбарәкнең сентябрьдә китәргә вәгъдә итүе генә җитми, ул хәзердән үк китәргә тиеш, дип белдерде Төркиянең Премьер-министры Рәҗәб Таип Эрдоган төрек журналистлары алдында чыгыш ясаганда.
«Бу хакимият халык теләгән демократик үзгәрешләрне башкарып чыга алыр, дип ышанып булмый»,-дип тә өстәгән ул.
Эрдоган 82 яшьлек Мөбарәкне халыкның таләбен үтәргә чакырган.
Төркия Премьер-министры Мисырга 8-9 февральдә барырга җыенган визитын да кичектергән, дип хәбәр итә hurriyetdailynews.com агентлыгы.