Илнең төрле төбәкләреннән Казандагы «Сөләйман» мәчете каршындагы Тернәкләндерү үзәгенә килеп, бер айлык курсларда Брайльчә Коръән укырга өйрәнүчеләр кичә кичке якта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барып, анда Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә-адәм баласы» дигән лирик комедиясен карап кайттылар.
Тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтүче Фәнис остаз Мингәрәев: «Спектакль миңа бик ошады. Анда кайберәүләр тарафыннан мәхәббәт кебек саф хисләрне ваклау, аяк астына салып таптау һәм моның кешеләргә никадәрле зыян салуы турында сүз бара. Бу сәхнә әсәре безне андый зарарлы күренешләрдән гыйбрәт алырга, әдәп-әхлаклы булып яшәргә чакыра. Әсәрнең күңелгә тия торган урыннары да бар. Минем фикерем шул: әгәр дә кешелек дөньясы ислам кушканча яши башласа, тормышыбыздагы ямьсез күренешләр азаер, хисләребез дә күпкә сафрак булыр иде. Бу яктан караганда спектакль үз максатына ирешкән, дип саныйм»,-диде.
Күзләре буенча беренче группа инвалид, Арчадан килеп белем алучы Илгизәр Хөсәенов исә үз фикерләрен: «Безгә мондый күркәм бәйрәм ясаганнары өчен Татар дәүләт академия театры артистларына да, «Сөләйман» мәчете әһелләренә дә олуг рәхмәтләребезне әйтәсем килә. Театрда күңелне йомшарта торган урыннар шактый. Кешенең бозык мохиттә үсүе, әдәп-әхлаксыз рухта тәрбияләнүе аның шәхси тормышында да чагылыш таба. Шулай да безнең күзләре күрмәүчеләр төркемендә өлкән яшьтәгеләр күп бит. Күбесенең мәхәббәтләре инде артта калган. Киләчәктә спектакльне сайлаганда менә шулар да исәпкә алынсын иде»,-дип белдерде.
Мөгаллимә Роза ханым Мортазина: «Артистлар үз рольләрен шулкадәрле оста башкаралар, мин аларга сокланып карап утырдым. Спектакльне Эмиль Талипов дигән яшь режиссер сәхнәгә куйган. Аның ул беренче эше икәнлеге турында да әйттеләр. Спектакль элеккесенә караганда бераз үзгәрешләр дә кичергән. Ә яшьләр үзгәртергә ярата. Шулай да аны яшь режиссерның уңышлы эше, дип саныйм»,-диде.
Мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитов исә: «Безнең курсларга укырга килгән кешеләргә хәйрия йөзеннән билетлар биргән театрның җитәкчелегенә, аеруча директор Шамил әфәнде Закировка, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә һәм башкаларга Аллаһының рәхмәтләре булса иде. Без аларның эшләре уң булсын, спектакльләргә халык күп йөрсен дип, хәерле теләкләр теләп дога кылабыз»,-дигән фикерләрен ирештерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ