Мисыр Президенты Х. Мөбарәк телевидениедә халыкка икенче тапкыр мөрәҗәгать иткән вакытта башка бу вазифага үзен кандидат итеп куймаячагы, фәкать соңгы айларын эшләячәге турында әйтте, дип хәбәр итте alarabiya.net агентлыгы.
«Мин тыныч юл белән хакимиятне тапшыру өчен калган айларымны эшләп бетерергә тиеш»,-дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Хөсни Мөбарәк ил белән 30 елга якын идарә итте. Телевидениедән тәүге тапкыр чыгыш ясаганда ул вице-президентнең исемен атаган иде. Күпләр аны Мөбарәкне алыштырачак зат, дип аңладылар.
Президент инде үз Кабинеты әһелләрен эшләреннән азат итте һәм ризасызлык белдерүчеләрне канәгатьләндерү өчен илдә икътисадый, сәяси үзгәрешләр ясарга вәгъдә кылды.
Аналитикларның әйтүенчә, хакимиятне тапшыру башланган инде. Хәрбиләр Мөбарәкнең матур китүен тәэмин итәргә тели. «Кешеләр бәлки вакытлыча хәрби әйдаманның ил белән җитәкчелек итүенә килешерләр дә. Ләкин алар 6 айны көтү һәм Сөләйманның хаким булуы белән килешмәсләр»,-дигән Якын Көнчыгыш төбәге буенча Лондондагы эксперт Мәһә Аззам.
АКШ Президенты Барак Обама Хөсни Мөбарәк белән сөйләшү вакытында хакимиятне тапшыру эшен хәзердән үк башларга киңәш биргән. «Ул тыныч шартларда барырга һәм хәзердән үк башланырга тиеш»,-дигән Б. Обама. Шул ук вакытта АКШ Президенты Мисыр армиясенә рәхмәт белдергән.