Казаннан Каһирәгә белем арттыру өчен киткән укытучылар исән-имин кайтып җиттеләр

Казаннан Каһирәгә белем арттыру максаты белән киткән мөгаллимнәр бүген төнлә Татарстан башкаласына уңышлы гына кайтып җиттеләр. Татарстанның югары уку йортлары

БӘЙЛЕ
2011 Фев 02

Казаннан Каһирәгә белем арттыру максаты белән киткән мөгаллимнәр бүген төнлә Татарстан башкаласына уңышлы гына кайтып җиттеләр. Татарстанның югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлардан торган 15 кешелек төркемдә (шул исәптән-6 кыз) Казандагы Россия Ислам университетыннан да 3 мөгаллим бар иде. Алар гыйнвар урталарында гарәп телен камилләштерү максаты илә Каһирәгә киттеләр. Аллаһ шулай язгандыр: алар соңгы вакытларда Мисырда барлыкка килгән вакыйгаларның уртасына килеп эләктеләр.

Казан дәүләт университетының гарәп теле укытучысы Илсөяр Гайнетдинованың сүзләренчә, алар беренче 10 көндә тыныч кына белем алганнар. «Чуалышлар сишәмбедә башланды. Дөрес, ул безгә кагылмады. Безгә кунакханәдән чыкмаска диделәр. Ә ул кунакханәне саклыйлар иде. Пәнҗешәмбедә безне җомга көнне урамга чыкмаска кирәк, дип кисәттеләр. Сакчыларны арттырдылар. Мисырның тышкы эшләр министры даими рәвештә безнең янәшәдә булды. Безнең Мисырдан китүне бу илнең министрлыгы оештырды. Без үз вакытында аэропортка киттек. Аэропортта кеше күп иде. Һәммәсе дә тизрәк илдән китәргә тырыша. Очып китүебездә мәсьәләләр тумады. Без көндез Истанбулга киттек, аннан Казанга кайттык»,-диде И. Гайнетдинова.

КДУда гарәп телен укытучы, аспирант Евгений Хәмитов исә үз фикерләрен: «Барысы да тыныч демонстрациядән башланды. Кешеләр таләпләр белдереп, урамга чыктылар, ул чагында кибетләр эшләде әле. Тик соңгы көннәрдә тәртипсезлек арткач, кибетләрнең бер өлеше ябылды. Башта комендант сәгатен 18.00дән, аннары 16.00дән, ә соңгы көннәрдә 15.00дән керттеләр. Урамнарда хәрби техника, очкычлар пәйда булды. Хәрбиләр һәр полиция участогын сакладылар. Кешеләр Президентның үз вазифасыннан китүен таләп иттеләр.

Безгә берничек тә куркыныч янамады, чөнки даими рәвештә сакладылар. Әгәр зуррак төркем белән урамга чыксак, озатып йөрделәр. Мисырда ыгы-зыгылар башланганның беренче көнендә үк безгә илчелектән кеше килеп, дулкынланмаска кушты, әгәр хәлләр начарайса, илдән кайтарып җибәрәчәкләре турында әйтте. Безнең төркем ияләре бары бер тапкыр гына, кунакханәбез янында ата башлагач кына куркуга төште. Соңыннан ачыкланды: хәрби полиция кибет талаучыларны шулай куркытып тараткан икән. Барлык яңалыкны без телевидение каналлары аша белдек. Мисырда барган барлык вакыйгаларны «Әл-Җәзирә» каналы гына дөрес итеп чагылдырды. Нәтиҗәдә, аны яптылар»,-дип белдерде.

Язмада www.islam-portal.ru материаллары файдаланды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе