Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ислам порталы» мәгълүмати-мәгърифәтчелек сайты белән берлектә оештырган «Минем мәчетем, минем мәхәлләм» халыкара эссе бәйгесе ахырына якынлаша.
Әлеге бәйге ата-бабаларыбыз Россиядә һәм бөтен дөнья күләмендә төзегән мәчетләргә кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә. Хәзерге вакытта конкурсның оештыру комитетына Татарстаннан, Оренбург, Кемерово, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь краеннан, Чувашия һәм Казахстаннан егермедән артык эш килгән. Аларның күпчелеге татар телендә язылган.
Конкурска килгән эшләр белән Ислам порталында танышырга мөмкин.