РИУ укытучылары Каһирәдән чәршәмбе көнне Казанга кайтачак

Мисырдагы чуалышлар вакытыннан алып, бүгенге көнгә кадәр алар кунакханәдә яши. Россия Ислам университетының гыйнвар ае уртасында Каһирә шәһәренә ике атналык белем арттыру

БӘЙЛЕ
2011 Фев 01

Мисырдагы чуалышлар вакытыннан алып, бүгенге көнгә кадәр алар кунакханәдә яши.

Россия Ислам университетының гыйнвар ае уртасында Каһирә шәһәренә ике атналык белем арттыру курсларына киткән укытучылары чәршәмбе көнне Казанга әйләнеп кайтачак. РИУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, алар белән бергә Каһирәдә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре дә булган.

Бу көннәрдә РИУ җитәкчелеге үзенең укытучыларының хәлен белешеп тора. Хәзерге вакытта РИУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов, теология факультеты деканы Сәет Шаһавиев һәм гарәп теле укытучылары -Мисырда. Алар иртәгә үк очкыч белән Истанбулга кайтырга тиеш.

«Без алар белән гел сөйләшеп торабыз. Чуалышлар вакытыннан алып, бүгенге көнгә кадәр алар кунакханәдә яши. Аларның ахыргы дәресләре пәнҗешәмбе көнне булган иде. Ә җомга Мисырда ял көне булып санала. Мисырда чуалышлар булса да, бернинди проблема килеп чыкмады. Безнең делегация иртәгә үк «Төркия һава юллары» белән — Истанбулга, ә үзебезгә чәршәмбе көнне «Истанбул-Казан» рейсы белән кайтачак», — дип хәбәр итә РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе