Мәккәнең мэры хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстаны 10 ел эчендә бу каланы заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерү өчен 100 млрд согуд риалы (27 млрд доллар) акча бирергә җыена.
«Өч елдан соң, Корольлек хаҗ вакытында 10 миллион мөселманны кабул итә алачак»,-дип белдергән мэр Осам Әл-Бар.
Хәзерге вакытта 2 миллионнан артык кеше Мәккәгә хаҗ кылырга килә, тик алар анда төрле фаҗигаләргә юлыга, дип хәбәр иткән emirates247.com агентлагы Saudi Gazette га сылтама ясап.