Казанда “Яңарыш” хәйрия фонды әһелләренә хөрмәт билгеләре күрсәтелде

Казанда «Яңарыш» хәйрия фонды әһелләренә хөрмәт билгеләре күрсәтелде Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Болгар һәм Свияжск тарихи

БӘЙЛЕ
2011 Янв 31

Казанда «Яңарыш» хәйрия фонды әһелләренә хөрмәт билгеләре күрсәтелде

Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Болгар һәм Свияжск тарихи үзәкләрен торгызу эше Татарстанны гына түгел, Россияне дә данга күмәчәк. Киләчәктә бу ике комплекста да «Без булдырдык!» дип язылган биниһая зур плакатлар пәйда булачак.

Бу хакта Яшел Үзәндәге «Серго исемендәге завод»ның генераль директоры Радик Хәсәнов «Яңарыш» хәйрия фонды әһелләрен Казан Кремлендә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан бүләкләнү тантанасы вакытында әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Р. Хәсәнов Свияжскины торгызырга ниятләве хакында М. Шәймиевтән 1992 елда ук ишеткән булган.

Тантанада фондның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Фондны оештыру советы рәисе Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, 2010 елда «Яңарыш» фондына иганәчеләрдән 751 млн сум акча кергән. Барлыгы Болгар тарихи-архитектура һәм музей-тыюлыгы, Свияжск утравы дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын торгызу эшләренә 1,1 млрд сум акча тотылган. Иганәчеләр китабының беренче томына тәүге 5000 меценатның еме язылган. Аларның һәммәсенә дә Минтимер Шәймиев кул куйган рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Казан Кремлендә элек бүләкләнгәннәр арасында «Акибанк» идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, «Татаэнерго» гендиректоры Илгизәр Гайфуллин, «КВЗ» гендиректоры Вадим Лигай бар иде инде. Аларга тагын Чаллы мэры Васыйл Шәехразиев, 10 муниципаль район башлыклары һәм 7 министрлык җитәкчеләре кушылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе