Казан Кремлендә “Иран сәнгате” дигән күргәзмә ачылды

Узган шимбәдә Татарстанның Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Иран сәнгате» исемле күргәзмә ачылды. Аны Иран Ислам Республикасы һәм

БӘЙЛЕ
2011 Янв 31

Узган шимбәдә Татарстанның Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Иран сәнгате» исемле күргәзмә ачылды. Аны Иран Ислам Республикасы һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы әһелләре оештырды.

Күргәзмәне ИИРның Казандагы генконсулы Реза Багбон Кондори ачып җибәрде һәм үзенең чыгышынды ул 10 февральдә Иран инкыйлабының 33 еллыгы билгеләп узачагы турында әйтте. Бу еллар эчендә Иран Ислам Республикасы һәр яктан шактый уңышларга иреште. Алар Казанда да инде берничә күргәзмә оештырырга өлгерде. Консулның сүзләренчә, быел Иранда Татарстан Мәдәнияте көннәре үткәреләчәк. Моның өчен ТҖ Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Иранга визит ясагач килешү төзелде. Генконсул киләчәктә Казанда Иранның фәнни һәм сәнәгати казанышлары белән бәйле күргәзмәләр узачагына ышаныч белдерде.

Зилә Вәлиева исә үзенең чыгышында фарсы мәдәниятенең борынгы булуын, шулай да үзләренең гореф-гадәтләрен үстерүләрен бәян итте. Аның сүзләренчә, бу инде Иранның Казандагы өченче күргәзмәсе. Аның өстенлеге монысында Иран рәссамчыларының катнашуыннан һәм үз сәнгать җимешләрен халыкка үзләре күрсәтүдән гыйбарәт.

Өч атнадан генконсул Р. Кондориның Татарстандагы эшчәнлегенең вакыты чыга. Бу күргәзмәнең ачылуы аның Татарстандагы эшчәнлегенә уңай бәя бирү сыман булып яңгырады. Зилә Вәлиева генконсулның ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнүе турында игълан итте.

Әлеге күргәзмә 5 февральгә кадәр эшләячәк. Чарада мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб катнашты, дип хәбәр итте www.muslem.ru агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе