Моннан 1432 ел элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең тугрылыклы дусты Әбү Бәкер (р.г.) белән бергәләп, Мәккә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәвәрәгә һиҗрәт кылды.
Нәрсә ул Һиҗрәт? Һиҗрәт сүзен гарәпчәдән татарчага тәрҗемә кылсак, ул күчү дигәнне аңлата. Ягъни Мөхәммәднең (с.г.в.), сәхабәләрнең, башка мөселманнарның Мәккәи Мөхәррәмәдән Мәдинәи Мөнәвәрәгә күчеп китүләрен белдерә.
Ислам галимнәре Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) һиҗрәте милади ел исәбе белән 622 елның җәендә булган диләр. Шуннан соң ислам дине киңәеп, тагын да күбрәк таралды. Хәзер исә ул дөньяда иң күп таралган 3 диннең берседер.
Безнең өчен 622 елдагы күчүнең әһәмияте шуннан гыйбарәт: нәкъ әнә шул вакыттан мөселманнарның Һиҗри ел исәбе башлана. Ә һәр елның беренче ае-Мөхәррәм.
Быел исә Һиҗрәт кичәсе милади ел исәбе белән 30 гыйнвардан 31енә каршы төнгә туры килде. Димәк, ул 30 гыйнварда кояш баегач башланып, 31енең ахшам намазына кадәр дәвам итә.