Бүген «Сөләйман» мәчетендәге җомга намазы вакытында моннан берничә көн элек Домодедово аэропотында һәлак булганнар рухына багышлап, дога кылу булды.
«Без Домодедово аэропортында һәлак булган кешеләрнең рухына багышлап дога кылабыз. Ә авыр хәлдә яткан адәм балаларының терелүен телибез, туганнарының кайгы-хәсрәтләрен уртаклашабыз, һәммәсенә Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, түземлелек сорыйбыз. Кызганыч ки, бу вакыйгаларны мөселманнар белән бәйләп, кайберәүләр ислам динен дөрес аңламыйча, террорчылар итеп күрсәтергә омтылыш сизелә. Дөреслектә, ислам кешеләрне изгелеккә, үзара яхшы мөнәсәбәткә һәм тынычлыкка чакыра. Ислам кешенең нинди милләттән булуына карамастан, ихтирамлы, рәхим-шәфкатьле булырга куша. Ислам дине кыйммәтле асылташ кебектер, аңа күпме генә пычрак атмасыннар, үзенең сафлыгын, пакьлеген югалтмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) : «Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп, яхшылык кыл.Ул кеше начарлыкны сиңа дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм аның явызлыгына һәрвакыт изгелек кыл...»-дип сөйләде мәчетнең икенче имамы Раил хаҗи Әхмәтов.
Җомга вәгазеннән соң барлык мөселманнар кулларын күтәреп,Аллаһыдан мондый фаҗиганең кабатланмавын сорап, үлгәннәр рухына багышлап дога кылдылар.