Казанда Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова концертлары башланды

Кичә башкалабызның «УНИКС» бинасында Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җыры бүләге иясе, «Илдар-Гүзәл» җыр театры директоры Илдар Хәкимов белән Татарстанның атказанган

БӘЙЛЕ
2011 Янв 28

Кичә башкалабызның «УНИКС» бинасында Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җыры бүләге иясе, «Илдар-Гүзәл» җыр театры директоры Илдар Хәкимов белән Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың концерт тамашалары башланды. Аларның бу программасы Изге Болгар темасы белән матур гына үрелеп бара. Күркәм формасы да табылган: хан малае үзенә кәләш эзли. Әлбәттә, ул кәләшне-Гүзәл Уразованы эзләп тапканчы шактый җырлар башкарыла. Аларны «кәләш», ягъни Илдар Хәкимовның хәләл җефете Гүзәл Уразова күңелләргә үтәрлек итеп үзе башкара. Гомумән, концертны караганда, күз генә тимәсен, алар -матур парлар, дип сокланып утырасың.

Әлеге тамашада Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Сәйдәш» төркеменең катнашуы да нур өстенә нур булды диясе килә. Нур димәктән, Илдар Хәкимовның «Иман нуры» дигән җыр башкаруы күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм. Мин исә Илдар әфәнде бу яңа җыр белән динебезне дәгъват кылырга үзеннән лаеклы өлеш кертә дигән фикергә килдем. Дөрестән дә, Болгар исламны рәсми рәвештә кабул иткән урын булганга күрә дә И. Хәкимовның бу җыры әйбәт кабул ителә, тамашаның темасына да туры килеп тора. Минемчә, Илдар белән Гүзәл программаны тарихи темага багышлап, дөрес юлны сайлаганнар. Матбугат конференциясендә үзләре үк әйткәнчә, Болгар-хәзер актуаль тема. Концерт барышында сәхнәдәге экранда алдан төшерелгән клиплар да күрсәтелде. Сюжет буенча хан улы Илдарның кәләш эзләү билгесе булган беләзек Гүзәл Уразовага таман гына булып чыкты. Җырчылар үзләре моны баш режиссер Аида Садееваның тырыш хезмәте җимеше, дип аңлаттылар.

Концерттан соң миңа Татарстанда танылган бер кеше белән кыскача гына сөйләшеп алу насыйп булды. Ул: «Концерт тамашалары бик уңышлы эшләнгән. Киләчәктә бу теманы дәвам итеп, аны тагын да камилләштереп булыр иде. Миңа аеруча Илдар Хәкимовның, Гүзәл Уразованың яңа җырлары ошады. Тик аларны дөньяга чыгарган, таныткан элекке җырлары да онытылмасын иде. Миңа фәкать бер әйбер генә ошамады: хатын-кыз артистлар кайбер җырларны ярымшәрә чыгып җырлады. Ә бу исә ислам дине кабул ителгән Изге Болгар җиренә берничек тә туры килми. Шуларны исәпкә алып, артистлар бу темага киләчәктә тагын әйләнеп кайтсалар, аларның бу эшләре, һичшиксез, уңыш китерер»,-дип үзенең фикерләрен ирештерде.

Илдар белән Гүзәлнең концерт программасы бүген, иртәгә һәм 30 гыйнварда булачак.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе