Кичә ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов мөфтиятнең рәсми сайтында белдерү белән чыкты.
Ул, мөфтиятнең өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе буларак, иң беренче чиратта, һәр мәчеттә, һәр мәхәлләдә дини идеология эшен оештырырга кирәк дип саный. Шулай ук мәчетләрдәге хәлләр белән танышып чыгу зарур, дип белдерә. Илдус Фәизов ислам динен тотканда традицияләргә, генетик хәтергә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный.
«Безнең алда торган бурычларны хәл итү, төгәлрәк әйткәндә, хәнәфичелек кыйммәтләренә нигезләнгән идеология өлкәсен үстерү өчен, исламны пропагандалау белән имам-мөхтәсибләрнең дә, имамнарның да, гади мөселманнарның да, зыялыларыбызның да шөгыльләнүе зарур», — диелә белдерүдә.
Алда торган планнар белән уртаклашып, Илдус хәзрәт мәчетләрдәге эшне көчәйтү зарурлыгын билгеләп үтә. «Соңгы ун ел эчендә 1300 мәчет төзелде һәм ачылды. Бу — безнең нигез. Мәхәлләләр иман китергән кешеләрне, фикердәшләрне берләштерә. Нәкъ менә шунда кешеләр бер фикер тирәсендә туплана. Бу идея кеше мәчеттән чыккач та югалмый. Шуңа күрә кешеләргә мәчетләрдә нинди мәгълүмат җиткерелүе, нәрсә пропагандалануы бик мөһим. Мәчетләр педагогик, яшьләр белән эшләүче һәм социаль үзәкләргә әйләнергә тиеш», - ди ул, бигрәк тә мәхәллә кешеләре белән эшчәнлек алып бару зарурлыгын белдереп.
Илдус хәзрәт Фәизов сүзләренчә, хәзерге вакытта сүздән эшкә күчәргә вакыт җитте. Ягъни бүгенге көндә мәчетләрдә ниләр булып ята — шуны тикшерергә, проблемалар бар икән — аларны хәл итүдә булышырга кирәк. «Теләсә кайсы имам ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенә үзен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итә ала. Ә без, үз чиратыбызда, аны хәл итүдә булышырга тырышырбыз. Билгеле, сез үзегез генә бөтенесен дә хәл итә алмыйсыз. Моның өчен ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте бар», — диелә белдерүдә.
Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт, моннан тыш, тиз арада белгечләр әзерләүне көчәйтү таләп ителүен белдерә. «Мин РИУ базасында мондый институтның барлыкка килүенә шатланам. Кешеләрне традицион исламга чакыру, аның нигезләрен аңлату осталыгына югары уку йортлары һәм мәдрәсәләрдә генә түгел, мәчетләр каршындагы һәр якшәмбе мәктәбе уку-укыту курсларында да өйрәтелергә тиеш», — ди И.Фәизов.
Республикада таралган исламдагы төрле ялган агымнар һәм секталар турында Илдус Фәизов: «Әлбәттә, безгә әле аларның республика территориясендә таралу сәбәбен җентекләп өйрәнергә кирәк булачак. Нинди генә нәтиҗәгә килсәк тә, без тарихтан читтә калырга тиеш түгел. Бу проблеманы хәл итүдә үз өлешебезне кертү зарур. Татарстанда ислам үзен радикализмга һәм сугышчанлыкка каршы чыгыш ясый торган тынычлык дине буларак күрсәтте. Һәм без, ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен һәм белемнәрен, татарның 1000 еллык дини фикер тарихын кулланып, бөтен көчебез белән бу традицияне хуплаячакбыз», — дип билгеләп үткән. Ул яхшы әзерлекле төркемнәрнең традицион исламны үзләштерергә өлгермәгән халкыбызны адаштырырга тырышуы турында әйткән. Бу хәлләрнең бигрәк тә белемле дин белгечләре һәм дини мәгърифәтчелек җитеп бетмәгән урыннарда килеп чыгу мөмкинлеге ассызыкланган.
«Ислам берничек тә кешеләрне аерырга тиеш түгел. Җиңел булмаса да, сабыр гына эшләргә кирәк. Иң мөһиме: бер генә максатны күз алдында тотарга — кешеләрнең йөрәкләрен Аллаһка юнәлтү зарур», — дип тәмамлый белдерүен Илдус хәзрәт Фәизов.
Чыганак: "Татар-информ".