Казанда «Имам Матуриди» дигән яңа китап нәшер ителде. Билгеле булганча, гакыйдәдә бабаларыбыз шушы имамның динне аңлатуларына нигезләнеп гамәл кылганнар. Кызганыч ки, бу галимнең хезмәтләре хәзергә аз басылган. «Имам Матуриди» исемле җыентык асылда шушы юнәлештәге тәүге адымнар гына әле. Анда сөнниләр мәзһәбендә булган төрек тикшерүчеләре Ибраһим Бычакчы, Мостафа Булут, Хәнифи Өзҗан, Габдрахман Касапуглының Матуриди гакыйдәсенә багышланган мәкаләләре урын алган.
Төрек телендәге язмаларны Гөлсәрия Әхмәтҗанова тәрҗемә иткән. Имам Матуридиның фәнни мирасы безнең көннәрдә аеруча актуаль, ул «Иман» нәшриятендә басылган, дип хәбәр итә www.muslem.ru агентлыгы.