Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Олимпия комитетына (РОК) булышу Советына керде.
РОКка ярдәм итү Советы рәисе итеп Краснодар крае Закон чыгару җыены рәисенең беренче урынбасары Әхмәт Билалов, җаваплы сәркатип итеп Виталий Милявский (ул -РФ Президенты администрациясе идарәсе баш киңәшчесе) билгеләнде.
Алардан тыш, РОК Советына 20 кеше, шул исәптән РОКның башкарма директоры Марат Бариев һәм башкалар керде.
Бу Советның яңартылган составы РОКның башкарма комитеты тарафыннан расланды, дип хәбәр итте ИА REGNUM агентлыгы.