28 гыйнварда Шотландиядә мультикультурализм, мөселманнар һәм исламдагы иманны тикшерүгә багышланган чара узачак. Аны Шотландия чиркәве һәм Африкадагы мөселман-христиан мөнәсәбәтләре программасы (PROCMURA) оештыра.
1959 елда оештырылган PROCMURA Африкада Инҗилне тарату белән шөгыльләнә, ул шулай ук беренче динара оешма да булып тора. Аларның эшчәнлеге мөселманнар белән тыныч шартларда хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән, дип яза allmediascotland.com агентлыгы.