Дубайдагы “Тынычлык” проекты су астына китәргә мөмкин

Дубай ярлары буендагы ясалма бер төркем «Тынычлык» утраулары су астына китә, дип белдерде alarabiya.net агентлыгы, Канадада көн саен нәшер ителүче Ottawa Citizen газетасына сылтама ясап. Бу утрауларга катерда гына барып

БӘЙЛЕ
2011 Янв 26

Дубай ярлары буендагы ясалма бер төркем «Тынычлык» утраулары су астына китә, дип белдерде alarabiya.net агентлыгы, Канадада көн саен нәшер ителүче Ottawa Citizen газетасына сылтама ясап.

Бу утрауларга катерда гына барып була. Ә алардагы ком юыла, утраулар арасындагы навигация каналларына ләм тула. «Тынычлык» 300 ясалма утраудан тора. Аларны төзү өчен 386 млн тонна таш һәм 320 млн кубометр ком кирәк булды. Бу проект 2007 елда тормышка аша башлады. Тик дөньядагы финанс торгынлыгы нәтиҗәсендә күпчелек утрауларның төзелеше туктап калды. Хәзерге вакытта аларның берсенә генә-Гренландиядәгесенә кешеләр күчеп утырды. Ул исә Дубай хакименеке булып санала. Бу утрауларның инде 70 %ы сатылган, дип яза newsru.com агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе