Бельгиядәге Льеж аэропорты җитәкчелеге хәләл ризыклар әзерләү буенча Европа үзәге төзергә уйлый.
Бу проект Льеж аэропорты эшчәнлеген җанландырып җибәрүгә юнәлдерелгән. Бельгиянең бер төбәге булган Валлониянең икътисад һәм тышкы эшләр министры Жан-Клод Маркур бу мәсьәләне ачыклау, аның буенча ниндидер бер фикергә килү максатыннан, февраль ахырында яки март башында Азиягә сәфәр кылачак, дип хәбәр итә halalfocus.net агентлыгы La Libre Belgique порталына сылтама ясап.