Узган атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чыгарылган фәтвада юлда хайваннарны үтерүнең зур гөнаһ булуы турында әйтелә.
«Әгәр дә сез хайванны яки кошны юлда үле килеш тапсагыз, аны күмәргә вакыт табыгыз»,-дигән Әбү-Дабидагы Фәтва үзәге галиме.
Фәтвада күрсәтелгәнчә, әгәр хайван очраклы рәвештә үтерелсә, тәүбәгә килергә кирәк.