Иран сәламәтлек саклау министры урынбасары Мөхәммәд Хөсәен Никнам Каем Ислам Конференциясе оешмасы (ИКО) сәркатибе Әкмалетдин Ихсануглы белән очрашу вакытында Иранның тыйб (медицина) өлкәсендәге казанышларын башка мөселман илләре белән бүлешергә әзер икәнлеген ассызыклап сөйләде.
Мәгълүм булганча, Иран соңгы вакытларда фән һәм технологияләр, аеруча медицина, фармацевтика өлкәсендә зур уңышларга иреште.
Иранның сәламәтлек саклау министры Марзиех Вахид Дастҗерди илнең 5 яңа биотехнологик препарат әзерләве турында игълан итте.
«5 яңа биотехнологик препарат базарга 1979 елда Ислам инкыйлабы җиңгән хөрмәткә февраль аенда чыгачак»,-дип әйтте ул, дип хәбәр итте farsnews.com агентлыгы.