IslamNews хәбәрчесенә Чиләбе өлкәсенең Озерск каласы имамы Габдулла хәзрәт Шәймарданов ирештергәнчә, мәхәллә халкы «Наши дети» оешмасындагы инвалид балаларның ата-аналары белән элемтәгә керде. 20 гыйнварда Озерск мөселманнары бу оешмадагы 1 яшьтән алып, 10 яшькәчә булган балалар янына бардылар, алар белән гәпләштеләр, уенчыклар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
«Бу балаларның күпчелеге өйләреннән дә чыкмыйлар, алар ятып торучы инвалидлар. Шуңа күрә яңа кешеләр белән очрашу һәм аралашу алар өчен әйтеп бетергесез куаныч булды»,-дип билгеләп үтте Габдулла хәзрәт.
Мөселманнарга бу изге эштә «Единая Россия» партиясенең шәһәр бүлекчәсе, «Марс» кибете директоры Валерий Юмануен булышты.