Мәскәүдәге 2 нче тикшерү изоляторында («Бутырка») җомга көнендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе ачыла, дип хәбәр иттеләр Россия Мөфтиләре Шурасының матбугат хезмәтеннән «Интерфакс-Религия» агентлыгына.
Тикшерү изоляторы җитәкчелеге мөселманнар өчен бина бүлеп бирде. Ә Россия Мөфтиләре Шурасы әһелләре аны төзекләндерергә, дәресләр үткәрү өчен класслар ясарга булышты.
Гыйбадәтханәдә җомга намазлары, атна саен дәресләр үткәрелер, дип көтелә. Мәскәүнең җәмигъ мәчете баш имамы Илдар хәзрәт Галәветдинов анда тәүге җомга намазы уздырачак.