Татарстан мөфтие вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә туган көне белән котлау хаты юллады.
Билгеле булганча, кичә Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевкә 74 яшь тулды.
Илдус хәзрәт әлеге котлауда хөрмәтле Минтимер Шәрип улына изге теләкләрен белдерә, ныклы сәламәтлек, озын гомер тели, дип белдерә www.muslem.ru агентлыгы.