«Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе татар телен, татар халкы тарихын һәм ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрне укырга чакыра. Бу курслар Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге»И туган тел, и матур тел..» шигаре астында уза.
Билгеле булганча, быелның 26 апрелендә бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тула.
Татар теле дәресләре 1 февральдән 30 апрельгә кадәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үтә. Алар атнасына 3 тапкыр узачак (дүш., чәр., җом.,). Дәресләр түләүсез була, алар кичке 6да башлана, дип хәбәр итә www.muslem.ru агентлыгы.